Бүген «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын тикшерү буенча зона киңәшмәләре Яр Чаллы шәһәрендә һәм Яңа Чишмә районында үтте.
Чараларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Республика социаль-икътисадый үсешенең уртача вакытка исәпләнгән фаразының төп параметрлары белән икътисад министры урынбасары Олег Пелевин таныштырды.