Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча бюджет проекты I укылышка кадәр зона киңәшмәләрендә киң тикшерү үтә.
2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының җыелма бюджеты проектын тикшерү буенча һәм 2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше прогнозы турында беренче зона киңәшмәләре 22 октябрьдә Югары Ослан һәм Биектау районнарында үтте.
Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына республика социаль-икътисадый үсешенең уртача вакытка исәпләнгән фаразы белән киңәшмәдә катнашучыларны икътисад министры урынбасары Олег Пелевин таныштырды.