2016 елның 24-25 октябре көннәрендә Санкт-Петербургта «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: үзара килешүне эзләү диалогы» гомумроссия форумы эшли. Быел форум үзенең унбиш еллыгын билгеләп үтә. Форум «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 172-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру сорауларын тикшерү өчен база мәйданчыгына әвереләчәк.
2016 елда Форум эше ачык диалог форматында оештырылачак.
Форумда Татарстан Республикасыннан икътисад министры Артём Здунов катнаша.
Форум кысаларында муниципаль районнар стратегияләре конкурсы үтә, җиде финалист арасына Татарстан Республикасыннан Менделеевск һәм Чистай муниципаль районнары керә.
Әлеге чара программасы турында тулырак мәгълүмат форумның рәсми сайтында китерелгән: www.forumstrategov.ru.