ТР Икътисад министрлыгы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышында катнашты

2016 елның 21 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы үтте. Ул «Финанс-икътисад торышы һәм хезмәт хакларын, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләүдәге бурычларны каплау буенча оешмалар тарафыннан  күрелә торган чаралар турында»гы сорауларга багышланган иде. Утырышта хезмәт хакларын түләү, мәҗбүри пенсия, медицина һәм иминият фондларына, шулай ук физик затларның кеременә салым түләү буенча бурычлары булган Казан шәһәре, Яңа Чишмә, Югары Ослан һәм Буа муниципаль районнары предприятиеләрендәге вазгыять тикшерелде.

Тикшерү йомгаклары буенча Координацион совет тарафыннан кайбер предприятиеләрне агымдагы түләүләрнең үтәлешен Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ведомствоара территориаль комиссияләр контролендә калдырырга дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International