Бүген ТР Икътисад министрлыгы вәкиле «Мәрхәмәт - Милосердие» ТР Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Иң мөһим һәм перспективалы социаль-гуманитар проектларның презентациясе» темасына багышланган утырышында катнашты.
Утырышта кереш сүз белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт - Милосердие» ТР Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова чыгыш ясады.
Моннан тыш, утырышта Казанда хәйриячелек мәсьәләләре, хакимиятнең муниципаль органнарының КБО һәм хәйрия фондлары белән үзара эш итүе, мәгариф, фән, мәдәният, спортка ярдәм итү өлкәсендә корпоратив хәйриячелек, Татарстан Республикасында иреклелек хәрәкәтенең актуаль проблемалары буенча эшнең яңа формаларына кагылышлы сораулар каралды.
«Хәйриячелек эшчәнлеген популярлаштыруда ММЧның роле» темасына доклад белән «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов чыгыш ясады.