Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе «Сәнәгый Россия 4.0: алгарышлы үсеш механизмнары» конференциясенә чакыра

2016 елның 21 октябре, җомга

2016 елның 27 октябрендә Мәскәүдә «Калибр»  технопаркы территориясендә «Сәнәгый Россия 4.0: алгарышлы үсеш механизмнары» гамәли конференциясе үткәрелә. Конференцияне Кластерлар һәм технопарклар  ассоциациясе оештыра.

Чара кысаларында Россия компанияләренең дөнья дәрәҗәсендә технологик лидерлыгын тәэмин итәргә тиешле механизмнар каралачак. Моннан тыш, оборона-сәнәгать һәм ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре мисалында алгарышлы үсеш ысуллары тәкъдим ителәчәк.

Конференциянең җентеклерәк программасы белән  биредә танышырга мөмкин.

Конференциягә теркәлү өчен  кайсы түгәрәк өстәлдә катнашуыгызны күрсәтеп түбәндәге электрон адреска хат юлларга кирәк: info@nptechnopark.ru. Хатта катнашучының исем-фамилиясе, биләгән вазыйфасы атамасы, оешма исеме күрсәтелә. Катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International