Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре баланс комиссиясе утырышында катнашты

2016 елның 21 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында   агымдагы елның 20 октябрендә 2016 елның 9 ае һәм 2016 елга көтелгән нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын тикшерүгә багышланган баланс комиссиясе утырышы уздырылды.

Баланс комиссиясе эше йомгаклары буенча юл-транспорт комплексы предприятиеләре эшчәнлекләренең финанс нәтиҗәләрен яхшыртуга караган чаралар (һава суднолары паркын арттыру, халыкара һава линияләре буенча очышларга рөхсәтләр алу, предприятиеләрнең займ һәм кредитларын киметү, коммерцияле ташуларны һәм брокер хезмәтләрен күрсәтүне үстерү) үткәрү турында карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International