«Татарстан Республикасы кече бизнесының лизинг компаниясе» ҖЧҖ (алга таба – Лизинг компаниясе) һәм «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО (алга таба – Фонд) арасында җаваплылык йөкләмәләрен бирү программасында катнашу турында төзелгән килешү кысаларында Фонд хезмәткәрләре тарафыннан Лизинг компаниясе хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрелде. Чара түгәрәк өстәл форматында узды. Түгәрәк өстәлдә Фонд эшчәнлеге, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына йөкләмәләрне бирү шартлары һәм йөкләмәләрне бирүгә карата таләпләр турында җентекле мәгълүмат китерелде, тапшырылырга тиешле документлар исемлеге һәм аларны тутыруга карата куелган таләпләр буенча уку курсы үткәрелде.