Журналистлар конкурсы

2016 елның 21 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешенә багышланган журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VII Республика конкурсы башлануын игълан итә.

Конкурска барлык төр милек формаларындагы басма, электрон, радио һәм телевизион массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче журналистларның татар һәм рус телләрендә башкарылган  эшләре һәм медиа-проектлары кабул ителә. Конкурста катнаша алалар:
- массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре; 
- штаттагы хезмәткәрләр; 
- Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары; 
- фрилансер журналистлар.

Конкурс үткәрелгән һәр юнәлеш буенча җиңүчегә конкурс лауреаты дипломы һәм 30 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырыла.

Конкурска 2016 елның 1 гыйнварыннан 2016 елның 16 ноябренә (әлеге датаны кертеп) кадәр басылган, электрон ММЧна урнаштырылган, радио- һәм телеэфирда яңгыраган эшләр кабул ителә.

Конкурс материалларын түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына тапшырырга мөмкин: 420021, Казан ш., Мәскәү ур., 55, көн саен 9.00 дән 18.00 гә кадәр, 104 кабинет (Канцелярия).

Шулай ук конкурс эшләре түбәндәге адрес буенча электрон формада да кабул ителә: Alsu.Sharafutdinova@tatar.ru, «Конкурска» дигән тамга  куярга онытмагыз.

Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне  – 2016 елның 16 ноябре, 18.00 (Мәскәү вакыты белән).

Белешмәләр өчен телефон номеры: (843) 524-91-91.

Конкурста катнашу өчен Конкурс комиссиясенә түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк: 
- гариза
- конкурска дип тәгаенләнгән материаллар.

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2016 елның ноябрендә үткәрелә (датасы һәм үткәрелү урыны төгәлләштереләчәк).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International