Агымдагы елның 10 октябрендә Стратегик эшләнмәләр үзәгендә (Мәскәү ш.) Россия Федерациясе Президенты каршындагы Икътисадый советның эшче төркеме каршында «Структур реформаларның өстенлекләре һәм тотрыклы икътисадый үсеш» юнәлеше буенча төзелгән «Эшкуарлык» төркемчәсенең «Хокук яклау системасы һәм тотрыклы бизнесның төп элементы буларак хокук куллану» темасына багышланган беренче утырышы узды. Дискуссиядә «Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының корпоратив мөнәсәбәтләр һәм хокукый тәэмин ителеш буенча вице-президенты Александр Варварин, «ОПОРА РОССИИ» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы президентының хокук мәсьәләләре буенча киңәшчесе Андрей Лавренко, Россия банклары ассоциациясе вице-президенты Юрий Кормош, Россия төбәк банклары ассоциациясенең («Россия» Ассоциациясе) беренче вице-президенты Георгий Медведев, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Орджоникидзе һәм башкалар катнашты.