Икътисад министрлыгында Ленинград өлкәсе делегациясе белән киңәшмә үткәрелде

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

2016 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Ленинград өлкәсе Икътисадый үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Максим Кисельников, «Ленинград өлкәсе Икътисадый үсеш агентлыгы» ДКУ һәм Тихвин, Волосово, Подпорожье, Сланцы, Гатчина, Кириши муниципаль районнары вәкилләре килде.

2016 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева рәислегендә әлеге делегация вәкилләре катнашлыгында киңәшмә үтте. Әлеге киңәшмәдә  «Татарстан Республикасы дәүләт инвестицион һәм инновацион сәясәтенең төп юнәлешләре» темасы тикшерелде.

Шулай ук эш визиты кысаларында Ленинград өлкәсе хөкүмәте вәкилләре белән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге администрациясе, Татарстан Республикасының эре предприятиеләре, ИТ-парк, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы һәм Алабуга политехника көллияте вәкилләренең очрашулары планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International