РЭҮнең Белем бирү проекты порталында экспорт эшчәнлеге нигезләрен өйрәнүчеләр «Экспорт эшчәнлегенең хокукый тәэмин ителеше» һәм «Экспорт эшчәнлегендә эшлекле коммуникация» курслары белән таныша алалар.
Һәр курс тест сораулары һәм методик матераллары булган мини видео-лекция форматында бирелгән дүрт модульдән тора. Яңа курсларның беренче модульләрен www.exportedu.ru белем бирү порталында бүген үк өйрәнә башларга була, һәм алар бер атнага исәпләнгән. «Экспорт эшчәнлегенең хокукый тәэмин ителеше» һәм «Экспорт эшчәнлегендә эшлекле коммуникация» онлайн-курсларының калган модульләре, этаплап, тыңлаучының укуларны үтүенә карап пәйда булачак.
РЭҮ Белем бирү проекты программасы буенча дистанцион укуларда катнашу өчен www.exportedu.ru порталында теркәлергә, курсны сайларга һәм укуларны үтә башларга кирәк. Өйрәнү нәтиҗәләре буенча экспортерга курсларны үте турында таныклык тапшырылачак. Әлеге укуларда Россия Федерациясенең теләсә кайсы төбәгендәге тыңлаучы катнаша ала.