Кырымда «МебельЭкспоКрым» III махсуслаштырылган җиһаз һәм дизайн күргәзмәсе уздырыла

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

2016 елның 13-15 октябре көннәрендә Кырым Республикасында (Ялта ш.,  Дражинский ур. 50, «Ялта-Интурист» кунакханә комплексында) «МебельЭкспоКрым» III махсуслаштырылган җиһаз һәм дизайн күргәзмәсе уздырыла. Күргәзмә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Кырым Республикасы Сәнәгать сәясәте министрлыгы булышлыгы белән үткәрелә. Күргәзмәне халыкара, махсуслаштырылган эшлекле мәйданчыклар төзү буенча гаять зур тәҗрибә туплаган «ЭКСПОКРЫМ» компаниясе оештыра.

Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында профильле министрлыклар һәм ассоциацияләр вәкилләре катнашлыгында  конференция үткәрү дә каралган. Әлеге чарага теләге булганнар барысы да чакырыла, үзегезне кызыксындырган сорауларны алдан ук әзерләп куюыгыз сорала.

Күргәзмәдә катнашу бушлай.

Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://expocrimea.com/portfolio/mebelexpo-2016/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International