Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында 2016 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш кластерына керү потенциалы булган предприятиеләрнең гомуми җыелышы уздырылды. Анда тантаналы төстә кластерның сәнәгый эшчәнлегендә катнашу турында килешүләр имзаланды һәм кластерны үстерү концепциясе кабул ителде. Җыелыш Татарстан Республикасы Төзелеш кластерының барлыкка килүен аңлатты.
Катнашучыларны сәламләгәннән соң, җыелышның модераторы - Кама кластерлы үсеш үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәтов кластерны үстерү концепциясен презентацияләде. Аннан соң, кластер эшчәнлеген көйләү максатында төзелгән махсуслаштырылган оешма һәм кластерда катнашучылар, һәм шулай ук ярдәм итү инфраструктурасы арасында килешүгә кул куелды.
Әлеге чараны тәмамлап, гомуми җыелышның почетлы кунаклары предприятиеләргә һәм оешмаларга Төзелеш кластерына керүләрен раслый торган сертификатлар тапшырдылар.