«Инновацияләр атнасы» Форумы Ставропольеда үтәчәк

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

 2016 елның 10–14 октябре көннәрендә Ставрополье краенда ел саен үткәрелә торган  «Инновацияләр атнасы» Форумы уздырыла.

Быел форум ике шәһәрдә –  Ессентукида һәм Ставропольеда –  берничә мәйданчыкта үткәреләчәк.

Форумның максаты – төбәк дәрәҗәсендә инновацияле проектларны гамәлгә ашырганда туган проблемаларны, инновацияле үсеш буенча дөнья тәҗрибәсен өйрәнү, һәм шула ук югары технологияле проектларга инвестицияләрне җәлеп итү.

Инновацияләр атнасы программасы һәм катнашу шартлары белән тулырак итеп http://innovation26.ru/ сайтында танышырга  мөмкин.

Барлык теләге булганнарны катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International