Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар – август айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
2016 елның гыйнвар – август айлары өчен гомуми рейтингында Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.
2016 елның гыйнвар – август айларында рейтингында иң зур уңай үзгәрешләргә Әгерҗе (+7 позиция) һәм Азнакай (+2 позиция) муниципаль районнары иреште.
Рейтинг белән тулырак Икътисад министрлыгы сайтының «Социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга була.