Стратегик эшләнмәләр үзәге Казанда эксперт сессиясе үткәрде

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Бүген Казан Ратушасында Стратегик эшләнмәләр үзәге тарафыннан оештырылган «Киләчәккә күз ташлап. 10 елдан соң Россия нинди булыр» эксперт сессиясе үтте.

Сессия  «Киләчәктәге Россия: позитив көн тәртибе» проекты кысаларында уздырылды. Әлеге проект 2018 – 2024 елларда Россияне үстерү стратегиясен эшләүгә юнәлдерелгән тикшеренүләрнең бер өлеше булып тора.

Сессиядә катнашучылар илебезнең киләчәктәге образын ничек күзаллаулары турында  фикерләре белән уртаклаштылар.

Иртәгә Стратегик эшләнмәләр үзәге татарфыннан оештырылган чараның дәвамы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International