«КАМАЗ» Мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган «Мои года – мое богатство» дип аталган бәйрәм программасы оештырылды. Бәйрәмгә 650дән артык сугыш һәм хезмәт ветераны, КАМАЗ төзелеше ударниклары, шәһәрнең атказанган хезмәткәрләре чакырылган иде.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне бүгенге бәйрәм – Өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Без сезнең буынның республика һәм Яр Чаллы шәһәрен үстерүгә керткән гаять зур көч-куәте турында зур горурлык белән сөйлибез. Сезне әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйбыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез», – дип, чаллылыларның өлкән буынына котлау сүзләрен җиткерде Артём Здунов.