Рөстәм Миңнеханов Сочида халыкара инвестицион форум кысаларында Саклык банкы тарафыннан оештырылган эшлекле иртәнге ашта катнашты

2016 елның 30 сентябре, җомга

Бүген, 30 сентябрьдә, Сочида халыкара инвестицияле форумның рәсми порограммасы ачылышы булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан беренче чара «Бюджет пирогы: ничек дөрес итеп бүлергә?» темасына Саклык банкы тарафыннан оештырылган эшлекле иртәнге аш булды.

Эшлекле иртәнге ашның модераторы «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф иде. Дискуссиянең шактый өлеше нәкъ менә төбәк бюджет сәясәтенә багышланды. Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский, Татарстанның «Алабуга» махсус икътисадый зонасын төзү тәҗрибәсе – төбәкнең федераль акчаларны уңышлы үзләштерүенең иң яхшы мисалы, дип билгеләп үтте. Аннан соң Герман Греф Рөстәм Миңнехановтан тәҗрибә уртаклашуын сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International