Россиянең «ТАСС» Мәгълүмат агентлыгы, «КУЭ Корпорациясе» АҖ белән берлектә, 2016 елның 30 сентябрендә, бизнес-коммуникацияләрнең «ТАСС-Бизнес» дип аталган яңа заманча онлайн-мәйданчыгын кулланып, КУЭ субъектлары өчен кайбер бушлай сервисларны эшләтеп җибәрде.
Аерым алганда, КУЭ субъектлары өчен контрагентларны тиз арада 15тән артык параметр буенча комплекслы тикшерү; игъланнар буенча сатып алуларны уңайлы итеп эзләү; актуаль контактларны һәм үзеңнең компанияң турынла игъланны урнаштыру; аналитик ярдәм сервисы ачык булачак.
Теркәлгән һәм КУЭ Корпорациясе тарафыннан эшләнгән КУЭ Бизнес-навигаторын кулланучы КУЭ субъектлары КУЭ Корпорациясенең Мәгълүмат системасы порталы функционалы аша әлеге сервислардан бушлай файдалана алачаклар.