«Энерджинет» (EnergyNet) «акыллы» энергия челтәрләрен төзү буенча Милли технологик инициатива (МТИ) «юл картасы» Икътисадны модернизацияләү һәм инновацияле үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында хупланды. Әлеге чара 28 сентябрь көнне Мәскәү янындагы Горкида узды.
Электр энергиясенә даими арта барган ихтыяҗ шартларында энергия агымын бүлүнең һәм энергия югалтуларны киметүнең иң нәтиҗәле ысулларын тәкъдим итә алган компанияләр дөнья базары лидерларына әйләнәләр, дип билгеләп үтте Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев.