Татарстан һәм Инновацияләргә ярдәм итү фонды үзара эш итү турында килешү имзаладылар

2016 елның 9 сентябре, җомга

8 сентябрь көнне Казанда Татарстан Республикасы һәм Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды арасында үзара эш итү буенча Килешүне имзалау чарасы узды. Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Фондның генераль директоры Сергей Поляков кул куйды. Имзалау танатанасы Идел буе дәүләт физик культура академиясендә  «Киләчәккә караш» дип аталган кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында үтте.

Килешү 5 ел дәвамында гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International