Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы утырышы 2016 елның 24 августында Мәскәүдә үтте. Мәгариф өлкәсендәге проблемаларга багышланган чараны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе мәгариф өлкәсендә төп үсеш юнәлешләрен билгеләде.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш барышында ул белем бирүнең заманча системасын төзү һәм «балалар бакчасы – мәктәп – вуз» чылбырының өзлексезлеген тәэмин итү, һәм шулай ук урта махсус уку йортлары һәм эш бирүчеләр арасында үзара эшне оештыру буенча Татарстан Республикасында тупланган тәҗрибә турында сөйләде.