Мех эшләнмәләрне тамгалау мәҗбүригә әйләнде

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 12 августыннан Евразия икътисадый берлегенә кергән илләр  (Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан) территорияләрендә    «Натураль мехтан эшләнгән кием предметлары, кием кирәк-яраклары һәм башка эшләнмәләр» товар позициясе буенча товарларны контроль (тәңгәллек) билгеләре белән тамгалауны кертү буенча Гродно шәһәрендә 2015 елның 8 сентябрендә имзаланган пилот проектны 2015-2016 елларда гамәлгә ашыру турында килешүнең үз көченә керүенә бәйле рәвештә,  мех эшләнмәләрне тамгалау әлеге товар позициясе буенча товар әйләнешендә катнашучыларның барысы өчен дә мәҗбүри, шул исәптән җитештерүчеләр, импортерлар, күмәртәләп һәм ваклап сатучылар, комиссионерлар һәм мех базарында башка катнашучылар өчен дә.

Мех эшләнмәләрне тамгалау системасы  турында тулырак мәгълүмат Россия Федерациясе  Федераль салым хезмәте сайтының «Натураль мех эшләнмәләрне тамгалау системасы» бүлегендә  урнаштырылган:  https://www.nalog.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International