Пловдив шәһәрендә (Болгария) 2016 елның 29 сентябрендә «Россия кече һәм урта бизнеска ярдәм агентлыгы» АҖ Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының мәгълүмати ярдәмендә III Россия-Болгария эшлекле форумын оештыра.
Форум Россия һәм Болгария кече һәм урта эшкуарлык субъектлары дәрәҗәсендә сәүдә-икътисадый элемтәләрне булдыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Әлеге форумда юнәлешле үсеш институтлары, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасына караган төрле оешмалар һәм эшкуарлык берләшмәләре вәкилләре катнашачак.
Форумны үткәрү турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта таныша аласыз: http://www.siora.ru/novosti/iii-rossiysko-bolgarskiy-biznes-forum.