«Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеш үзәге» АКБО «MIMS Automechanika Moscow» чарасында катнашачак

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеш үзәге» АКБО каршында оештырылган  машина төзелеше кластерына кергән предприятиеләр   2016 елның 22-25 августы көннәрендә Мәскәү шәһәрендә үткәрелә торган  «MIMS Automechanika Moscow» - 20нче Мәскәү Халыкара  автокомпонентлар һәм запас частьләр күргәзмәсендә катнашачаклар.

Күргәзмәдә  Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеш үзәгенең һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырылган бердәм экспозициясе тәкъдим ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International