Татарстан Республикасы азык-төлек кластеры Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Сәнәгать кластерларының Федераль реестрына кертелде

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенең  2016 елның 16 августындагы  2857нче  боерыгы белән Татарстан Республикасы азык-төлек кластерының  сәнәгать кластерлары реестрына кертелүен раслады.  Кластер республиканың Агросила компанияләр төркеменә керүче азык-төлек предприятиеләре көче белән һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы  «Кама кластерлы үсеш үзәге» АКБО  ярдәмендә булдырылды.

Исегезгә төшерик, «Кама кластерлы үсеш үзәге» АКБО   Россия төбәкләренең пространстволы үсеше программасы һәм Татарстан стратегиясе - 2030  кысаларында республикада территориаль-тармак кластерларын формалаштыру һәм анда катнашучыларга ярдәм буенча өч федераль программага таянып эш итә. Машина төзелеше һәм  ИТ кластерлар инде гамәлдә, моннан тыш, кайбер башка кластерларны булдыру буенча актив эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International