«Цифрлы җитештерү һәм автомобиль сәнәгатенең киләчәге» Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластер форумы Яр Чаллыда 14-15 сентябрь көннәрендә үтәчәк

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 14-15 сентябре көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан  «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы»  ДАУ территориясендә «Цифрлы җитештерү һәм автомобиль сәнәгатенең киләчәге» Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластер форумы уздырыла.

Форумның максаты -  машина төзелеше тармагында илнең икътисадый үсешенең яңа нокталарын формалаштыру өчен Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарын, фәнни даирәләрен, сәнәгать предприятиеләрен берләштерү.

Барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры форумының оештыру комитетына мөрәҗәгать итә аласыз. Телефоннар: +7 (843) 202-39-40, +7 (8552) 53-43-18 яисә  эл. почта: forum@kamaklaster.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International