Калугада Бөтенроссия мәгълүмати-гамәли конференция уздырыла

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Калуга шәһәрендә 2016 елның  6 сентябрендә «2014 – 2020 елларга Россия  фәнни-технологик комплексы үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр» Федераль максатчан программа кысаларында дәүләт ярдәме чаралары һәм шартлары» темасына Бөтенроссия мәгълүмати-гамәли конференциясе уздырыла.

Чараның максаты  – дәүләт ярдәмен җәлеп итеп, инновацияле проектларны планлаштыру һәм аның белән идарә итү системасының  нәтиҗәле эшен тәэмин итү, һәм шулай ук югары технологияле продукция табу өлкәсендә төбәкара элемтәләрне төзү өчен нәтиҗәле коммуникацияне тәэмин итү.

 2016 елның 5 сентябренә кадәр мәҗбүри алдан теркәлгәндә   конференциядә катнашу бушлай.

Сорауларыгызны һәм теләкләрегезне түбәндәге адреска юллагыз: fcpir2016@ano-info.ru, тел.: +7(499)706-80-30.

Конференция түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Калуга ш., Пролетарская 111, 7 кат,  704нче утырышлар залы, 11:00 сәгатьтә. Катнашучыларны теркәү 10:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International