Аккредитация алуга гаризалар кабул ителә башлады

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

2016 елның 4 августыннан 18 августына кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктрурасы субъектларыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616нчы карарына ярашлы рәвештә  аккредитация алуга гаризалар кабул ителә башлады.

Гаризаларны Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аларны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан ш., Мәскәү ур.,  55, керү Татартстан Республикасы Гарантия фонды урнашкан яктан. Гаризаларны шулай ук Үзәкнең Татарстан Республиксы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан территориаль вәкиллекләрендә дә тапшырырга мөмкин.

Конкурста катнашу гаризаларын кабул итү вакыты:

дәүшәмбе-пәнҗешәмбе – 9.00дән 18.00гә кадәр,

җомга – 9.00дән 17.00гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International