Бер ай эчендә «Үсеш проектлары» программасына карата 42 компания кызыксыну күрсәтте

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Программа буенча эшкуарлар 5 елга  5%лы ставка белән займнар ала алалар. ТР Инвестицион-венчур  фонды һәм Сәнәгатьне үстерү фондының июнь аенда старт алган уртак программасына ихтыяҗ зурдан - бер ай эчендә программага карата 42 компания кызыксыну күрсәтте. Бүгенге икътисадый вазгыятьтә программа озын акчаларны алуның уңайлы  шартлары белән үзенә җәлеп итә.

Программа буенча займнар - 20 миллион сумнан алып  100 миллион сумгача. Проектны гариза бирүче, шәхси инвестор яисә банклар кредитлар хисабына уртак финанслау гомуми бюджетның 50 процентыннан да ким булмаган өлешен тәшкил итәргә тиеш. Шул исәптән проектның гомуми бюджетының 15 процентыннан да ким булмаган өлеше гариза бирүченең үзе тарафыннан финансланырга  тиеш.

Сәнәгать үсеше фонды бәясе 19,8 млрд сум булган сәнәгать проектларын гамәлгә ашыру өчен өч җирле предприятиегә 1,3 млрд сум күләмендә займ бирде инде. «Үсеш проектлары»  программасы буенча займнарны беренче булып  «ИНТЕРСКОЛ-Алабуга» ЯАҖ, «Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ (Яр Чаллы), «СафПЭТ» ҖЧҖ (Түбән Кама) компанияләре алды.

«Үсеш проектлары» программасы турында мәгълүмат һәм аның программасы ТР ИВФ сайтында урнаштырылган. ТР ИВФ белгечләре түбәндәге телефон буенча консультация алып баралар: (843) 570-40-19.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International