Кеше өчен уңайлы мохит формалаштыру сорауларын MES-2016 конференциясендә тикшерәчәкләр

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

 

 2016 елның 30 сентябрендә  Казанда («Корстон» КСКК) «Архитектура һәм җәмәгать биналарында  инженерлык  системалары» (MES-2016) дип аталган X юбилей төбәкара фәнни-гамәли  конференциясе уздырыла.

 MES конференциясенең максаты – түбәндәге юнәлешләр буенча тәҗрибә һәм белем уртаклашу өчен мәгълүмат мәйданчыгы булдыру:

- биналарны һәм архитектура ансамбльләрен проектлау концепцияләре һәм принциплары;

- инженерлык системалары,  челтәрләре һәм коммуникацияләре;

- мәгълүмати технологияләр.

Конференциядә тикшерелүгә тәкъдим ителгән темалар түбәндәгеләрне хәл итүгә юнәлдерелгән:

- җәмәгать биналарының  кеше өчен уңайлылыгын күтәрү;

- энергия ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген күтәрү;

- иске технологик процессларны автоматлаштыру.

Конференция турында тулырак мәгълүматны  www.meskazan.ru сайтында таба аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International