«Химградның» 10 еллыгы» хөрмәтенә «Тасма» стадионында гаилә спартакиадасы оештырыла

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 30 июле, шимбә көнне,  көндезге сәгать 10 да «Тасма» стадионында «Химградның»  10 еллыгы» на багышланган спартакиада үткәрелә. Анда Технополисның 260 компания-резиденты хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре катнашачак. Бәйрәм «Тасма» җитештерү берләшмәсе территориясендә «Химград» Технополисына нигез салынуның 10 еллыгы хөрмәтенә оештырыла.  Исегезгә төшерик, бүгенге көндә Технополиста 7000нән артык хезмәткәр эшли.

Киңкүләм спорт бәйрәме кысаларында мини-футбол, баскетбол, волейбол, шахмат, домино һәм аркан тарту буенча ярышлар уздырыла. Спортның командалы төрләре буенча ярышларда катнашу өчен,  Технополисның иң эре резидентлары булган  «Эшлекле линияләр»  ҖЧҖ, «Данафлекс-НАНО» ҖЧҖ,  «Тасма» ФҖП» компанияләре гаризалар бирде инде. Оештыручыларның мәгълүматларына караганда, катнашучылар саны 800 кешедән дә артып китәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International