2016 елның гыйнвар-июнь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар-июнь айлары өчен Татарстан Республикикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең айлык  рейтингы  әзерләнде.

2016 елның гыйнвар-июнь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре  (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарда тора.

2016 елның гыйнвар-июнь айларында  Әлки(+4 позиция) һәм  Мамадыш (+3 позиция) муниципаль районнары рейтинг  буенча иң зур уңай үзгәрешләргә  ирештеләр. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле: теркәлгән эшсезлек санының кимүе, салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсеш темпларының көчәюе.

Әлеге чорда Ютазы һәм Балык Бистәсе (-3әр позиция) муниципаль районнарының  рейтингтагы урыннары түбәнәюе күзәтелә. Әлеге тискәре үзгәрешләр кулланышка тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданнары кимүгә, теркәлгән эшсезләр санының артуына бәйле.

Рейтинг белән тулырак министрлык сайтындагы «Социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International