Хәзерге вакытта «Инновацияләргә ярдәм фонды» ФДУП (алга таба – Фонд) «СТАРТ» программасы буенча гаризалар кабул итүне төгәлли.
«СТАРТ» конкурсының максаты – үзләренең фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләре нәтиҗәләрен кулланып, яңа товар, эшләнмә,технологияләр уйлап табарга, хезмәт күрсәтүләрне оештырырга һәм аларны үзләштерергә омтылган, үсешләренең башлангыч этабында торган һәм шактый зур коммерция потенциалына ия кече инновацияле предприятиеләрнең яңаларын төзү һәм гамәлдәгеләренә ярдәм итү.
«СТАРТ-1» конкурсында, 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә, физик затлар һәм юридик затлар – кече эшкуарлык субъектлары катнаша ала.
Конкурска гаризалар 2016 елның 31 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча автоматлаштырылган система аша кабул ителә: http://online.fasie.ru.
Моннан тыш, «КООПЕРАЦИЯ» программасы буенча гаризалар туплау дәвам итә. Әлеге программа кече инновацияле предприятиеләр белән эре бизнес арасында хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Программа буенча күрсәтелә торган грант ярдәменең күләме 20 млн сумга кадәр.
Программаның максаты – фән сыйдырышлы кече эшкуарлык потенциалын эре предприятиеләр җитештерә торган продуктларның төрлелеген арттыру, инновацияле технологияләр базасында яңа җитештерүләр ачу өчен куллану.
Әлеге программа буенча гаризалар җыю түбәндәге адрес буенча башкарыла: http://online.fasie.ru («Кызыксынуларны җыю» бүлегендә).
Шулай ук августта «Бизнес-СТАРТ» программасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Әлеге программа буенча акчалар НИОКР нәтиҗәләрен коммерцияләштерүгә юнәлдереләчәк («Коммерцияләштерү» программасына тиң).
Конкурсларда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән «Инновацияләргә ярдәм фонды» ФДУП сайтында танышырга була: www.fasie.ru.