КЭС, ССП, СЮКБО, инвалидлар оешмалары һәм республика товар җитештерүчеләре өчен «44-ФЗ һәм 223-ФЗ законнарына ярашлы башкарылган сатып алуларда катнашу» темасына семинар-киңәшмә уза

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның, инвалидлар оешмаларының һәм республика товар җитештерүчеләренең дәүләт сатып алуларында катнашуының  нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында Сатып алулар буенча ТР дәүләт комитеты,  «ТР Сатып алуларны үстерү үзәге» ТР ДУПнең оештыру ягыннан ярдәме белән, «44-ФЗ һәм 223-ФЗ законнарына ярашлы башкарылган сатып алуларда катнашу» темасына семинар-киңәшмә уздыра.

Чара 2016 елның 10 августында уза, семинар-киңәшмәдә катнашучыларны теркәү 8.30 да башлана. Адресы: Казан ш., Петербург ур.,  86, 1 кат, конференц-зал. Катнашу бушлай.

Семинар-киңәшмәдә катнашу өчен гаризалар түбәндәге электрон адрес буенча 2016 елның  8 августына кадәр кабул ителә: crz.rt@tatar.ru, белешмәләр өчен телефон номерлары: (843) 212-28-19 (20), Мөхәммәтҗанова Әнисә, Мөхәммәтшина Мария.

Дәүләт сатып алулары өлкәсендә планлаштырыла торган белем бирү чаралары турында тагын да күбрәк мәгълүматны түбәндәге сайттан белергә мөмкин: zakupki.tatar,  «Чаралар» бүлегендә: http://zakupki.tatar/events/. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International