В 2016 елда Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Дөнья дәрәҗәсендәге инвестицияле җәлеп итүчәнлек лидерлары - инновацияле кластерлар үсеше» дип аталган яңа өстенлекле проектны гамәлгә ашырырга планлаштыра. Проект югары дәрәҗәдәге инвестицияле җәлеп итүчәнлекнең инновацияле территориаль кластерлары - лидерларны ачыклау һәм аларны үстерүгә юнәлдерелгән.
Әлеге проектны гамәлгә ашырып бетерү офыклары 2020 ел ахырына дип билгеләнгән, ә проектны тормышка ашыру инде агымдагы елда ук башланачак.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясенең 5 тән дә ким булмаган субъектын – инновацияле территориаль кластерларны урнаштыру базаларын сайлап алу планлаштырыла.
Инновацияле кластерлар – өстенлекле проектта катнашучылар исемлегенә кертү өчен гаризаларны конкурс буенча сайлап алу 2016 елның 15 августында игълан ителәчәк. Гаризаларны кабул итү 2016 елның 26 сентябрендә төгәлләнәчәк.
«Дөнья дәрәҗәсендәге инвестицияле җәлеп итүчәнлек лидерлары - инновацияле кластерлар үсеше» дип аталган өстенлекле проект, өстенлекле проектта катнашучыларны сайлап алу тәртибе турында тулырак мәгълүматны Министрлык сайтында түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/prioritetniy-proekt-razvitie-innovatsionnih.htm.