Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты катнашлыгында тормышка ашырыла торган һәм яшьләр арасында эшкуарлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Эшкуарлык фабрикасы» проекты бишенче сезонындагы бизнес-проектларны тәкъдим итте.
Бишенче сезон финалын карарга Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов, КФУның инновацияле эшчәнлек буенча проректоры Андрей Артемьев, ТР иң эре бизнес-берләшмәләре җитәкчеләре, «Эшкуарлык фабрикасы» остазлары һәм студентлар – потенциаль яшь эшкуарлар килде.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм СИА (Стратегик инициативалар агентлыгы) ярдәме белән тормышка ашырылып килүче «Эшкуарлык фабрикасы»ның, республика чикләрен дә узып китеп, яхшы, тормышчан хәрәкәткә әйләнүен билгеләп үтте. Проектның өр-яңа уңай тенденцияләре арасында министр җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә яңа бизнеслар барлыкка килүне билгеләп үтте һәм яшь эшкуарларга географияләрен киңәйтүне теләде.
«Эшкуарлык фабрикасы»ның да географияе киңәя. Бишенче сезонны республиканың инде 17 районыннан килгән яшь эшкуарлар тәмамлады. Кама аръягында җиңүче булып – Әлмәттән «Миллениум» командасы ( мебель җитештерү), ә Казанда «Carne» (тышкы һәм эчке инженерия челтәрләрен монтажлау) командасы танылды.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, зур кызыксынуын яшермичә, «Фабрика» проектлары белән танышты. «Эшкуарлык фабрикасы»н оештыручыларга, иҗади катнашучылар һәм шәп проектлар өчен рәхмәт әйтеп, Наталия Фшман остаз буларак үз кандидатурасын тәкъдим итте, шуның белән фабрикантларны гына түгел, проектның бөтен командасын бик шатландырды.
Финалны тәмамлап, «Эшкуарлык фабрикасы» җитәкчесе Айдар Булатов проектның якын киләчәккә булган планнары турында сөйләде һәм теләгән һәр кешене гамәлдә булган бизнеслар өчен «ПРО фабрикасы»ның көзге курсына һәм алга таба башлап җибәрүче эшкуарлар өчен оештырылган «Фабрика-СТАРТ»ка күчә торган интенсивка чакырды.