Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия банклары ассоциациясе һәм «Милли түләү советы» оештыра торган «Милли түләү инициативасы ваклап акчасыз исәп-хисапларны үстерү буенча беренче Милли бәйгедә (алга таба - Бәйге) катнашуга гаризалар кабул итү башлануын хәбәр итә.
Бәйгедә ваклап акчасыз исәп-хисапларны гамәлгә кертү һәм үстерүгә, экосистемалар, бизнес-модельләр һәм түләүнең электрон чараларын һәм түләү хезмәтләре күрсәткәндә тәңгәлләштерүне кулланып түләүләрне тормышка ашыру өчен инфраструктуралар булдыруга юнәлдерелгән проектлар катнаша.
Гаризалар 2016 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә.
Конкурс нәтиҗәләрен хәбәр итү – 2016 елның 9 ноябре.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар тутырырга һәм тутырылган гаризаларның сканер аша чыгарылган формаларын lav@paymentcouncil.ru һәм npc@paymentcouncil.ru. электрон почта адреслары буенча җибәрергә кирәк.
Бәйгедә катнашу шартлары турында тулырак оештыручылар сайтларында (www.arb.ru; www.paymentcouncil.ru) һәм +7 499 499 44 44 телефоны буенча белергә мөмкин.