«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасы «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан җаваплылыкны үз өстенә алуны тәкъдим итү программасында катнашу өчен банкаларны өстәмә сайлап алу буенча ачык бәйгегә кирәкле документларны җыюны дәвам итә. Гаризалар бирү вакыты 2016 елның 9 августында тәмамлана. Ачык бәйгедә катнашуга килгән гаризалар теркәлгән конвертларны ачу процедурасы 420021, ТР, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча 2016 елның 9 августында 14.00 сәгатьтә узачак.
Бәйге гаризаларын кабул итү 420021, ТР, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча эш көннәрендә 09-00 сәгатьтән 13-00 сәгатькә кадәр һәм 14-00 сәгатьтән 18-00 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырыла.