ММЧ вәкилләрен «Эшкуарлык фабрикасы» проектының бишенче сезоны финалына чакырабыз

2016 елның 15 июле, җомга

«Эшкуарлык фабрикасы» проекты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты катнашлыгында тормышка ашырыла һәм яшьләр арасында эшкуарлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проектның бишенче сезоны 2016 елның 12 мартында старт алды. Укуда катнашуга гаризаларны республиканың күпчелек муниципаль районнарыннан 1000 нән артык кеше бирде. Үз эшләрен башлап кына җибәрә торган эшкуарларның остазлары – уңышлы эшкуарлар ярдәме белән бизнес оештыру буенча уку үттеләр. Укыту курсы кысаларында яшьләр белән параллель рәвештә хәзерге вакытта эшләүче эшкуарлар да укыды. Киләсе хисап сессиясендә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Буа һәм Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнарыннан яшь эшкуарлар үзләренең бизнес-проектларын тәкъдим итәчәкләр, алар белән шул вакытта узачак күргәзмәдә танышырга мөмкин булачак.  

Чара 2016 елның 16 июлендә 12.00 сәгатьтә Кремль урамы, 35 нче йорт (Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә), 218 аудитория адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International