Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны Кытай Халык Республикасының Шеньчжень шәһәрендә 2016 елның 16-21 ноябре көннәрендә уздырылачак China Hi-Tech Fair 2016 Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасыннан бердәм экспозиция тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасы һәм Кытай Халык Республикасы арасында уңышлы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне җайлау максатында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба – Үзәк) эшкуарларга Татарстан Республикасының бердәм экспозициясе кысаларында үз продукцияләрен күрсәтергә тәкъдим итә.
Әлеге чараның мөһимлеген исәпкә алып, Сезне 2016 елның 29 июленә кадәр Үзәккә үзегезнең карарыгыз турында түбәндәге телефон номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: (843) 524-76-70. Шулай ук электрон почта буенча да хәбәр салырга мөмкин: tatexport@yandex.ru.