Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге эшкуарларны Дюссельдорф шәһәренә Халыкара полимер продукциясе К 2016 күргәзмәсенә чакыра

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге эшкуарларны 2016 елның  19-26 октябре көннәрендә Германиянең  Дюссельдорф шәһәрендә узачак Халыкара полимер продукциясе К 2016 күргәзмәсендә катнашырга чакыра.

Полимер сәнәгате үсеше  циклы 3 елны тәшкил итә. Дюссельдорфта  нәкъ менә шундый ешлыкта  тармакның иң эре һәм төп күргәзмәсе оештырыла да.

K 2016 – пластмасса һәм резина җитештерүдә иң яңа технологияләрне һәм мөмкинлекләрне презентацияләү мәйданчыгы ул. K 2016 Халыкара күргәзмәсе кыйммәт төзүнең тулы чылбырын үз эченә ала.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасының бердәм экспозициясе тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республиксы һәм Гремания арасында уңышлы сәүдә-икътисадый бәйләнешләрне булдыру максатында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге (алга таба – Үзәк) эшкуарларга үз продукцияләрен Татарстан Республикасының бердәм экспозициясе кысаларында күрсәтергә тәкъдим итә.

Әлеге чараның мөһимлеген искә алып, Сезне 2016 елның 29 июленә кадәр үзегезнең карарыгыз турында Үзәккә түбәндәге телефон номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: (843) 524-76-70.

Электрон почта аша да хәбәрләшергә мөмкин: tatexport@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International