«Дистанцион сәүдә өчен чикләүләрне максималь дәрәҗәдә юкка чыгарырга кирәк», - дип белдерде РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Максим Паршин Электрон сәүдә юлы белән экспортка ярдәм итү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышында.
Хәзерге вакытта интернет-сәүдә интернет-технологияләрнең иң актив үсә торган сегменты булып тора, анда барлык дәрәҗәләрдә хуҗалык итүче гаять күп сандагы субъектлар җәлеп ителгән (программа тәэмин ителешен эшләүчеләр, интернет-провайдерлар, веб-дизайнерлар, транспорт компанияләре, онлайн-мәйданчык, эзләү системалары ияләре һ.б.лар). «Дистанцион сәүдәне алга этәрү товар базарларында көндәшлек итү дәрәҗәсенә уңай йогынты ясарга, ә алга таба кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең төп драйверларының берсенә әйләнергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Департамент директоры.