Хезмәттәшлекне үстерү һәм элемтәләр урнаштыру максатларында «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе 11 июльдән 14 июльгә кадәр Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр өчен Екатеринбург шәһәренә бизнес-миссия оештырды.
Татарстан Республикасы делегациясе составына «Автодизайн» Проект-җитештерү фирмасы» ҖЧҖ, «Ай-Пласт» ҖЧҖ, «КЭР-Инжиниринг» ҖЧҖ, «П-Д Татнефть Алабуга Пыяласүс» ҖЧҖ, «Транссервис-ЛТД» ҖЧҖ, «Кама кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кластерлы үсеше үзәге» АКБО һәм «Татарстан Республикасы машина төзелеше кластеры» Ассоциациясе керде.
Делегацияне «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова һәм «Татарстан Республикасы машина төзелеше кластеры» Ассоциациясе Идарәсе рәисе Сергей Майоров җитәкләде.
Моннан тыш, бизнес-миссия кысаларында эшлекле партнерлар, тәэминатчылар табу, Россия һәм чит ил предприятиеләре белән элемтәләр урнаштыру максатларында «Иннопром-2016» 7нче Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә эшләү, һәм шулай ук Урал ягы машина төзелеше предприятиеләрендә булу да планлаштырылган.