«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе вәкиле республика төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләренә икътисадый ярдәм күрсәтү чараларына багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев алып барды. Киңәшмә йомгаклары буенча сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә чакырылган очрашу үткәрергә кирәклеге турында карар кабул ителде.