2016 елның 28 июненнән 3 июленә кадәр республикага уку-танышу практикасын узу кысаларында Ломоносов исемендәге МДУның география факультетында икътисадый география, төбәк сәясәте белгечлекләре буенча белем алучы 2 курс студетлары төркеме килде.
Визит кысаларында студентлар Татарстан Республикасының эре тармак предприятиеләрендә, Арча муниципаль районында булдылар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштылар.
1 июльдә, визит тәмамланып килгәндә, студентларның Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуы оештырылды. Очрашуда Миинистрлык ягыннан министр урынбасарлары һәм тармак подразделениеләре җитәкчеләре катнашты.