Федераль милектәге җир кишәрлекләренең арендаторлар тарафыннан сатып алыну шартлары төгәлләштерелде

2016 елның 1 июле, җомга

2016 елның 23 июнендә Россия Федерациясе   Президенты «Торак төзелешен үстерүгә ярдәм турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»  Федераль законның 7 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Федераль законны имзалады.

Әлеге Федераль закон арендаторларның  төзелеш материаллары, торак төзелеше максатлары өчен эшләнмәләр, конструкцияләр җитештерү, сәнәгать парклары, технопарклар, бизнес-инкубаторлар, инфраструктура, башка төзелеш объектлары булдыру, һәм шулай ук аларны комплекслы үзләштерү өчен каралган объектларны төзү өчен «Торак төзелешен үстерүгә ярдәм турында» Федераль законга ярашлы бирелгән җир кишәрлекләрен шартнамәдә билгеләнгән аренда бәяләре буенча сатып алу хокукын билгели. Әлеге хокукны гамәлгә ашыру арендаторның аренда шартнамәләрендә каралган аренда хакы һәм (яисә) штраф (пеня) буенча бурычлары булмаган, һәм шулай ук аның тарафыннан аренда шартнамәләрендә каралган барлык шартлар үтәлгән вакытта мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International