РФ субъектларының инновацияле үсеше рейтингын беренче мәртәбә җитәкләгән Татарстан кадрларга һәм аларның тормыш дәрәҗәсенә аерым игътибар күрсәтә. Бу турыда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов бүген рейтингның дүртенче чыгарылышын презентацияләүгә багышланган Мәскәү – Санкт-Петербург – Казан видеокүпере вакытында хәбәр итте.
Республиканың инновацияле үсеш өлкәсендәге уңышы Татарстан университетлары һәм республика предприятиеләрендәге фәнни-техник үзәкләр белән тыгыз эш алып баруга, һәм шулай ук әйдәп баручы Россия вузлары белән хезмәттәшлек итүгә бәйле.