2017-2019 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразын эшләү

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 14-22 июне көннәрендә 2017-2019 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Ведомствоара эшче комиссиясенең берничә утырышы үткәрелде. Чаралар республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстанстат, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкилләре катнашлыгында уздырылды.

Предприятиеләр һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан тапшырылган фараз күрсәткечләр исәпкә алынып, Татарстан Республикасының 2017-2019 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразы формалаштырылачак, һәм шулай ук агымдагы елга карата социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре бәяләре төгәлләштереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International